news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Салават күпере” торак комплексы территориясендә файдаланышка тагын бер йорт кертелә

“Салават Купере” торак комплекс объектларында бүген 2 мең кеше эшли.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). 10 гыйнвардан “Салават Купере” торак комплексы объектларында эшләүче белгечләрнең саны дүрт тапкыр арткан. Бүген йортларны төзү белән 2 мең кеше шөгыльләнә.

Бу мәгълүмат Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә яңгырады. Аның рәисе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иде. Шулай ук киңәшмә эшчәнлегенә видеоконференция режимы аша барлык район башлыклары да кушылды.

“Дәүләт төзелеш күзәтчелеге февраль аенда “Ак Таш” төзелеш компаниясенең 200 дән артык фатирлы йортын кабул итүгә, ул файдаланышка тапшырылачак”, – диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

“Бүген төп максат – расланган төзелеш һәм объектлар тапшыру графигын булдыру. Торак фондын, заказ бирүчеләрне йортларны тапшыру срогын үтәү, куелган сорауларны тиз чишү өчен кирәкле әйберләрне финанслауны төгәл билгеләргә чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры программаны тормышка ашыру өчен җаваплы структура җитәкчеләренә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100