news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Салават Күпере”нең яңа ике йортында өй туена әзерләнәләр

Торак комплексының Наил Йосыпов урамындагы ике яңа йортында социаль ипотека программасында катнашучылар, күп балалы гаиләләр яшәячәк.

“Салават Күпере”нең яңа ике йортында өй туена әзерләнәләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). Иртәгә “Салават Күпере” торак комплексының Наил Йосыпов урамындагы 13 һәм 11нче йортларын тантаналы тапшыру булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Торак комплексы йортларында социаль ипотека программасында катнашучылар, грант откан табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк.

  • “Салават Күпере”нең икенче чираты (7нче һәм 8нче кварталлар) 2924 фатирлы 10 йорттан тора. 8нче кварталдагы 2584 фатирлы 8 йортның техник әзерлеге 60 процент һәм аннан да югарырак. Йортларны файдалануга 2018 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100