news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават күпере"нең баш мөхәррире үз баласына рус китапларын тәрҗемә итеп укуын әйтте

“Кече яшьтәге балалар өчен кызыклы шигырьләр һәм әкиятләр язучылар бик аз”, - диде Зилә Хөснетдинова.

"Салават күпере"нең баш мөхәррире үз баласына рус китапларын тәрҗемә итеп укуын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). "Салават күпере" балалар журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова үзенең ике яшьлек кызына рус китапларын тәрҗемә итеп укый. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Кече яшьтәге балалар өчен аңлаешлы, җайлы, кызыклы, такмаклы шигырьләр һәм әкиятләр язучылар аз”, - диде Зилә Хөснетдинова.

“Ун ел эчендә бик күп татар әдәбияты укыдым. Дөресен әйтәм, ике яшьлек балама китапларны тәрҗемә итеп укыйм. Кызыклы рус китабын алам, һәм автоматик рәвештә тәрҗемә итеп барам. Менә шундый хәлгә калып барабыз, чөнки татар китабы белән ике яшьлек баланың игътибарын җәлеп итү бик авыр”, - диде “Салават күпере”нең баш мөхәррире.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100