Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Салават күпере"ндә транспорт мәсьәләсен хәл итүгә 160 миллион сум сарыф иителәчәк
Киләсе елда микрорайоныннан Нурихан Фәттахов урамыннан – ТЭЦ тукталышына кадәр автобус маршруты җибәрелә.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Казан хакимияте “Салават күпере” комплексында транспорт мәсьәләсен хәл итү өчен 160 миллион сум акча сарыф итәчәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXII утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
“Микрорайонның Нурихан Фәттахов урамыннан – ТЭЦ тукталышына кадәр автобус маршруты оештырылачак. Моның өчен 8 тукталыш мәйданчыгы урнаштырырга, юлларны яктыртырга, юл билгеләре куярга кирәк”, – диде ул.
Бүген кыска вакытлы чара гамәлгә ашырыла, диде Шакиров. “Салават күпере”ннән Юдинога кадәр бушлай автобус җибәрелгән. Маршрут яшь әниләр социаль инфраструктура объектларына бара алсын өчен уйланылган, диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз