Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Салават Күпере"ндә чираттагы йорт тапшырылырга әзерләнә
Яңа төзелгән йортка социаль ипотека программасы нигезендә 300ләп кеше күчәчәк.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Салават Күпере” торак комплексында эшләр кварталда иң соңга калып барган 11-2 йортына техник яраклылык турында нәтиҗә алынган. Бу хакта “РБК-Татарстан” Татарстан торак фонды мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.
“Хәзерге вакытта объектны файдалануга тапшыру буенча гариза әзерләнә", – дип билгеләп үттеләр Татарстан торак фондында.
Социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән яңа йортка 300ләп кеше күчә. Күченүчеләр арасында яшь гаиләләр, грант алучы табиблар, яшь укытучылар да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз