news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар — исемлек

«Салават күпере» журналы укытучы, тәрбиячеләрнең эшендә дә файдалы», — диде Зилә Хөснетдинова.

«Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар — исемлек
Рамил Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында «Салават күпере» журналы редакциясе үткәргән «Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесендә катнашкан укытучы-тәрбиячеләрне тәбрикләделәр.

«Бәйге өч этаптан торды: укытучылар дәресләрендә „Салават күпере“ журналын кулланып укытканнарын видеога яздырып, безгә юллады. Аннан соң, без алар белән инстаграмда туры эфирлар үткәрдек. Соңыннан, түгәрәк өстәл оештырылды. „Салават күпере“ журналы укытучы, тәрбиячеләрнең эшендә дә файдалы», — диде журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Баш мөхәррир шулай ук журнал үсешенә карата укытучы һәм тәрбиячеләрдән әйтелгән фикер-киңәшләргә игътибар итәчәген әйтте.

Моннан тыш, альтернатив ысул белән иң күп журналга язылган балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләре, актив хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Җиңүчеләр исемлеге:

I урын:

  • Азнакай шәһәренең «Катнаш төрдәге 18 нче „Улыбка“ балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Евгения Дедушева;
  • Азнакай шәһәренең «Катнаш төрдәге 18 нче „Улыбка“ балалар бакчасы» тәрбиячесе Айгөл Мостафина;
  • Азнакай шәһәренең «Катнаш төрдәге 18 нче „Улыбка“ балалар бакчасы» татар теле тәрбиячесе Фәйрүзә Хәбибуллина;
  • Азнакай шәһәренең «Катнаш төрдәге 18 нче „Улыбка“ балалар бакчасы» татар теле тәрбиячесе Резидә Шәрифуллина.

II урын:

Авиатөзелеш районының «78 нчы номерлы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы» татар теле тәрбиячесе Ризәлә Гарипова.

III урын:

Аксубай районының «Буратино» балалар бакчасы» татар теле тәрбиячесе Галия Минсафина.



Галерея: «Салават күпере» һәм «Сабантуй»ның ел нәтиҗәләренә багышланган чарадан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100