news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр өчен балалар сырхауханәсе ачылды

Мәйданы 359,6 квадрат метр булган яңа филиалда пациентларны кабул итү өчен 7 кабинет бар.

“Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр өчен балалар сырхауханәсе ачылды
пресс-служба Минздрава РТ

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Салават күпере” торак комплексында 4 нче шәһәр балалар сырхауханәсе филиалы ачылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар сырхауханәсе филиалында авыруларны кабул итү һәм өйгә чакырулар буенча бару өчен ике педиатрия участогы оештырылган. Белгечләр вахта ысулы белән эшләячәк. Мәйданы 359,6 квадрат метр булган яңа филиалда пациентларны кабул итү өчен 7 кабинет бар. Көн дәвамында 100 ләп кеше кабул ителер дип көтелә.

Алдан язылмыйча мөрәҗәгать иткән балалар өчен дежур фельдшер эшләячәк. Йогышлы инфекция билгеләре булган, косу, эч китүдән зарланып килгән балаларны фильтрда кабул итәчәкләр. Филиалда шулай ук биоматериал алу һәм массаж ясау кабинетлары бар.

“Салават күпере”ндә бүгеннән балигъ булмаган балаларны хирург, лор, окулист, невролог кебек тар юнәлештә эшләүче белгечләр кабул итә, һәм аларга график буенча ЭКГ ясала. Биредә балалар өчен сөт ризыклары бирү пункты да эшләячәк.

“Салават күпере” микрорайонында 4 нче шәһәр балалар сырхауханәсе филиалын төзү турында карар 2017 елда кабул ителгән. Моңа кадәр биредә яшәүчеләр ЮДИНО бистәсенә мөрәҗәгать иткән. Участокка 1502 бала беркетелгән. Балалар саны 4 меңгә кадәр артыр дип көтелә.



Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һәм башкалар катнашкан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100