news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават күпере" микрорайонында беренче тапкыр Яңа ел чыршысы куелачак

Горький паркында да янә чыршы пәйда булачак.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел беренче тапкыр “Салават күпере” микрорайонында Яңа ел чыршысы куелачак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, казанлылар быел Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында да бәйрәмчә бизәлгән чыршы күрә алачак. Билгеле булганча, соңгы елларда паркта чыршы куелмады. “Паркта яңа ел чаралары 23 декабрьдә ачыла. Биредә яңа ел сувенирларыннан күргәзмә эшләячәк”, – дип белдерде Дамир Фәттахов. Паркта тюбингтан шуу өчен таулар да ясалган.

Горки-Әмәт урманы паркында да Яңа елга әзерлек бара. Яңа ел каникулы чорында спорт ярышлары оештырылачак. Спорт осталары һәм һәвәскәрләр өчен чаңгы трассалары ясала. Паркка килүчеләргә һәр ял саен гаилә һәм балалар өчен мастер-класслар оештырыла.

Яңа ел чыршысы һәм бәйрәмчә купшы бизәлешне Черек күлдә дә күреп булачак.

Казанда барлыгы 50дән артык чыршы куелачак. “Паркларда кыш” Яңа ел программасының хедлайнеры Франциядән Remue Menage театр коллективы булачак. Иҗади команда сәнгатьнең цирк, бию һәм музыкаль төрләрен катнаштырган урам куелышлары белән чыгыш ясый. Труппа 4 метрлы курчак-аюлар белән “Медвежья пасть” спектаклен күрсәтәчәк. Мәскәүдән “Высокие братья” клоунада театры да киләчәк.

“Француз театры Казан парк һәм скверларында 29-31 декабрь көннәрендә, “Высокие братья” 29 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр чыгыш ясаячак”, – дип белдерде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100