news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Салават Күпере” микрорайонында 340 фатирлы социаль ипотека йортына күченәләр

Яңа йортка күченүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераны да бар.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 29 ноябрьдә, Казанның “Салават Күпере” микрорайонында 340 фатирлы социаль ипотека йортына күченәләр. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Наил Йосыпов урамындгы 7нче йорт турында бара. Бирегә яңа фатирларга социаль ипотека алучылар – аварияле торактан күченүчеләр, бюджет предприятиеләре хезмәткәрләре, грант откан табиблар килә.

Яңа йортка күченүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераны да бар. 

Хәзерге вакытта микрорайонның әлеге йорт булган 8нче кварталында өч яңа йорт тапшырылган,тагын икесендә төзелеш тәмамланган. Ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак тагын өч йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot