news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары ел нәтиҗәләренә йомгак ясый

Чараның йомгаклау өлешендә 2022 елның 1 нче яртысына «Сабантуй» журналына язылган укучылар арасында туры эфирда смартфон уйнатылачак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе

Бүген 13.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның брифинг залында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Әлеге чарада «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе җитәкчесе, күренекле язучы Зиннур Хөснияр, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашачак.

Әлеге чарада «Салават күпере» журналы тарафыннан үткәрелгән «Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесенә, «Сабантуй» журналы оештырган «Шәвәли премиясе»нә нәтиҗә чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Альтернатив ысул белән иң күп журналга язылган балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләренә һәм актив хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Чараның йомгаклау өлешендә 2022 елның 1 нче яртысына «Сабантуй» журналына язылган укучылар арасында туры эфирда смартфон уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100