news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Салават күпере": Мәсьәләне хәл итү юлын табыгыз, диде Абдуллинга ТР Президенты

Озакка сузылган “Салават күпере” торак комплексы төзелеше белән бәйле вазгыять ел башындагыча кала бирә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шундый саннар китерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләрен һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү буенча программа тәмамланды диярлек. Быел барлыгы 95 мәктәп, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, тагын 53 балалар бакчасы төзекләндерелгән. Аерым алганда, нибары 1 объектта – Казанның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә эшләрне төгәллиселәре калган. Төзелеш министры, ремонт эшләре укыту процессына комачауламый дип ышандыра.

Моннан тыш, капиталь төзекләндерү программалары буенча балаларны сәламәтләндерү лагерьларында эшләр тәмамланган – җәмгысы 9 объект, тагын 8 объект - ресурс үзәкләре, 26 - үсмерләр клублары, республика муниципаль берәмлекләрендәге 78 авыл җирлеге советлары биналары төзекләндерелгән. Мәдәният объектларының берсендә эш дәвам иттерелә, 42се тапшырылган инде.

Сыерлар торагы, машина-трактор паркы, яшелчә саклагычлар кебек авыл хуҗалыгы объектларын капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру, шулай ук силос-сенаж станцияләре салу буенча кайсыбер районнарда артка калу күзәтелә. Министр мисал итеп эшләре 56,4 процентка гына үтәлгән Яшел Үзән районын китерде.

“Бу программаны алдагы атнада тәмамларга кирәк”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Салават күпере” торак комплексын төзү эшләренең озакка сузылганлыгына аеруча игътибар итте. “Төзелеш мәйданнарында вазгыять ел башындагыча кала бирә. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга.

«Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның бернинди мәгънәсе юк. Алар безгә ышаныч баглады, димәк, ул ышанычны акларга кирәк! Мәсьәләне хәл итү юлын табыгыз, кирәк икән, – подрядчыны алыштырыгыз, ләкин торак тапшырылырга тиеш”, - дип таләп итте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100