news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» кечкенә буйлы Кыш бабай турында журнал чыгарды

«Салават күпере»нең яңа санында балалар өчен панорама формасында эшләнгән Кыш бабай хаты урнаштырылган.

«Салават күпере» кечкенә буйлы Кыш бабай турында журнал чыгарды
Рамил Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналының декабрь саны Кыш бабай формасында дөнья күрде. Яңа санда балалар өчен Кыш бабайлар авылына сәяхәт, 3D чыршы, Яңа ел шигырьләре һәм Кыш бабайдан хат тәкъдим ителә. Бу хакта журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Яңа санда сабыйлар Кыш бабайлар авылына сәяхәт итәр. Бу авылда төрле-төрле тылсымлы бабайлар яши: монда аларның иң озын буйлысын, иң көчлесен, иң тазасын очратырга мөмкин. Алар арасында Кечкенә Кыш бабай да бар. Ул Яңа елга күпме генә әзерләнсә дә, аны, тәбәнәк буйлы булганга, нәниләр янына алып бармыйлар икән. Ә быел Кечкенә Кыш бабайның теләге чынга ашармы? Монысын инде әкият күрсәтер», — диде ул.

Журналда татар шагыйрьләренең кыш, Яңа ел темасына багышланган матур һәм аңлаешлы шигырьләре дә урын алган. «Алар Яңа елда Кыш бабайга сөйләр өчен менә дигән», — дип саный баш мөхәррир.

Журналның арткы тышлыгында 3D буягыч тәкъдим ителгән. Рәсемдәге чыршыны буяганнан соң, аны махсус кушымта ярдәмендә «җанландырып» була. «Яңа ел бүләксез булмый, диләр. „Салават күпере“нең декабрь санында һәр нәни укучыны сюрприз көтә. Кыш бабай аларга хат язып җибәргән. Панорама формасында эшләнгән бу матур хат сабыйларның күңелен күтәрер, аларга Яңа ел кәефе бүләк итәр дип өметләнәбез», — ди ул.

«Салават күпере»нең декабрь санында да кызыклы биремнәр, балаларга яраклаштырып эшләнгән уеннар бар. Кул эшләнмәләренең үрнәкләре бирелгән, QR код буенча үтеп, аларны ясау тәртибен YouTube каналда да карарга мөмкин. «Шунда ук укучыларыбыз карның ничек барлыкка килүе, ни өчен Яңа елга нәкъ менә чыршыны бизәүләре турында видеолар табар», — диде Зилә Хөснетдинова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100