news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Салават күпере” балалар журналы яңартылган сайтын эшләтеп җибәрде

Сайтның яңа версиясе педагоглар, шулай ук әти-әниләр һәм балалар өчен файдалы булачак

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәгеләр өчен иң популяр “Салават күпере” журналы яңартылган сайтын salavatkupere.com. эшләтеп җибәрде. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белдергәнчә, сайт, бик гади сәбәп - баланың журналны сатып алырга, язылу мөмкинлеге булмаудан ачылган. Яңа сайтка балалар бушлай керә ала. “Безнең төп бурыч – баланың үсеше өчен барлык шартларны булдыру”, - дип билгеләп үтте Зилә Хөснетдинова.

Моннан тыш, сайтта “Рәсем буяу”, “Өч телдә сөйләшәм”, “Әкияттерапия” һ.б. кебек рубрикалар бар, аларның күбесе балаларның иҗат һәм акыл мөмкинлекләрен һәрьяклап үстерү мөмкинлеге бирә. Яңартылган сайтның үзенчәлеге - "Яңалыклар” бүлеге пәйда булуда. “Бу бүлектә укучыларыбыз белән онлайн-режимда очраша алабыз, айга бер тапкыр басма рәвештә чыгучы журнал андый мөмкинлек бирә алмый”, - диде Зилә Хөснетдинова.

“Татмедиа” ААҖ нең IT-департаментында эшләнгән сайт татар, рус һәм инглиз телендә эшли. Төп мәгълүмат татар телендә эшләнелә, күп кенә материаллар рус һәм инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк.

“Салават күпере” журналы 25 ел дәвамында айга бер чыга һәм язылучыларга, газета киоскларына таратыла. Журналга ярты елга язылу бәясе 204 сум. Тираж – 10-12 мең данә, бу - Татарстанда татар телендәге басмалар арасында иң күбе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100