Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Салават күпере” балалар журналы укучыларына бүләкләр өләште
Ике конкурска нәтиҗәләр ясалды
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Салават күпере” журналы үзенең нәни укучыларын кабат шатландырып, бүләкләр өләште. Һәрдаим конкурслар уздырып килгән әлеге басма бүген ике бәйгегә нәтиҗәләр чыгарды.
Аларның беренчесе — “Мистер һәм Мисс Салават күпере” дип атала. Бәйгенең шарты буенча, редакция адресына үзең турында презентация җибәрергә кирәк иде. Жюри басманың баш мөхәррире Зиннур Хөснияр җитәкчелегендә эшләгән һәм, журнал хезмәткәрләре сүзләренчә, иң уңышлы эшләрне сайлап алу җиңел булмаган.
Әмма җиңүчеләр санаулы гына була. “Мистер “Салават күпере” исеменә Аксубай районының Яңа Дума авылыннан 9 яшьлек Булат Вәлиуллин лаек дип табылды. Булат бик актив егет булып чыкты. Ул самбо белән шөгыльләнә, призлы урыннар яулый. Җәен балык тотарга, атта йөрергә яратса, кышын чаңгыда йөрүне үз итә. Әле кечкенә булуына да карамастан, җәен әти-әнисенә көтү көтәргә дә ярдәм итә.
“Мисс Салават күпере” исемен Мөслим районының Баланлы авылыннан Рәзилә Ханова яулады. Аңа 9 яшь һәм ул рәсемнәр ясарга, биергә ярата, спорт белән дә шөгыльләнә. Рәсем буенча төрле бәйгеләрдә катнашып, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнгән. Презентацияне Рәзилә әнисе һәм әнисенең сеңлесе белән бергә эшләп җибәргән булган.
Җиңүчеләргә планшет бүләк иттеләр. Бәйгегә үз эшләрен җибәргән башка катнашучылар исә якын арада электрон почта аша бәйгенең лаурет дипломнарын алачак. Ел дәвамында барган конкурста 50 дән артык бала катнашкан.
Икенче конкурс “Матур сүз” дип атала. Бәйгедә катнашучы нәни укучылар үзләре яраткан бер әсәрне яки өзекне яттан сөйләп, шуны видеотасмага яздырырга һәм редакциягә юлларга тиеш булган. Катнашучылар өчен тавыш бирү salavatkupere.com сайты аша барган. Иң күп – 8 062 тавыш җыеп, Казан шәһәренең 126 нчы гимназиясе укучысы Камилә Гыйләҗиева (Ләбиб Леронның “Мәче балалары” шигыре) беренче урынга лаек дип табылган. Шулай ук икенче һәм өченче урынны алучылар да билгеләп үтелде. Аларга бик матур, кыйммәтле бүләкләр — уенчыклар тапшырылды. Барлыгы 100 дән артык бала катнашкан.Баш мөхәррир урынбасары Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, “Салават күпере” басмасы киләсе елга үзенең 25 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәргә ниятли. “Бәйгеләрне без укучыларны укуга тарту, аларда укуга мәхәббәт уяту максатыннан оештырабыз. Басма аша бала уку сәнгатенә өйрәнә. Балаларга журнал кызыклы булып калсын өчен, шундый чаралар оештырыла”, - диде ул.
Киләсе елга, басманың юбилее уңаеннан, “25 туган көн” дип аталган бәйге уздырырга планлаштырыла. Аның шарты буенча, укучы үзе журналның макетын төзеп, “Салават күпере” редакциясенә юлларга тиеш була. Җиңүче бала басманың туган көненә юллама ала һәм редакция иң яхшы макет ясаган 25 укучының туган көне көнендә аларга бәйрәм оештырачак.
Язма реклама өчен эшләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз