news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» балалар журналы концепциясен эшләүгә иҗади конкурс игълан ителә

Конкурс 2020 елның 4 мартыннан 2020 елның 28 апреленә кадәр уздырыла. Приз фонды 100 мең сум тәшкил итә.

«Салават күпере» балалар журналы концепциясен эшләүгә иҗади конкурс игълан ителә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). «Салават күпере» балалар журналы концепциясен эшләүгә иҗади конкурс игълан ителә. Бу турыда «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

«Без бөтен илдән иҗади, битараф булмаган кешеләрне конкурста катнашуын һәм үз идеяләре белән уртаклашуын, идеяләргә нигезләнеп, текст һәм герой яки геройлар иллюстрацияләре тәкъдим итүләрен сорыйбыз. Һәр геройның үз карашы, мавыгулары һәм якты характерда булуын теләр идек. Ә идея күңелсез булмасын иде, балаларыбызның танып белү процессын үстерүгә ярдәм итсен иде», диелгән хәбәрдә.

Конкурс 2020 елның 4 мартыннан 2020 елның 28 апреленә кадәр үткәрелә. Җиңүче оештыручының рәсми сайтында 2020 елның 28 апрелендә игълан ителәчәк. Конкурсның приз фонды 100 000 сум тәшкил итә.

Конкурста җиңүчене билгеләү өчен, оештыручы конкурсның жюри составын төзи. Аның составына Татарстанның күренекле иҗат эшлеклеләре, профессиональ рәссамнар һәм дизайнерлар, һәм балалар үзләре — «Салават купере» журналы укучылары кертелә.

Конкурс эшләре salavatkupere@tatmedia.com электрон почтасы аша кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны «Конкурс турында нигезләмә»дә укыгыз.

1990 елның 1 мартында Татарстанда балалар өчен татар телендә беренче төсле «Салават күпере» журналы нәшер ителде. Шул вакыттан бирле 30 ел узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100