news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм туеннан видео күрсәтте

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 19 яшьлек улы Рөстәм үз туеннан видео урнаштырган. Тантана 12 августта Kazan Palace by Tasigo кунакханәсендә узды. Ул тормыш иптәше итеп Казан медицина университеты студенты Рузияне сайлаган.

Видео астында яшьләргә бик күп теләкләр калдырганнар. «Котлыйбыз, сез бик матур, бәхетле булыгыз!», «Мул тормышта яшәвегезне телибез», - дип язган татарстанлылар.

Шунысын да искәртик: Рөстәм Фәтхетдинов Рузиягә февраль ахырында Чаллыда «Салават кубогына» оештырылган автоузышларда тәкъдим ясады. Ул, тезләнеп, кызга балдак салынган тартма сузды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100