news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдинов яңа бина турында: Иң мөһиме – тамашачыга уңайлы булырга тиеш

Салават Фәтхетдинов яңа бина турында: Иң мөһиме – тамашачыга уңайлы булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театрының яңа бинасын «Иң мөһиме – тамашачыга уңайлы булырга тиеш», дип бәяләде.

Җырчы быелгы август концертлары Камал театрының яңа бинасында булу-булмавы турында әлегә төгәл әйтә алмады. «Минем Камал театрыннан аерыласым килми», – диде ул.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot