news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдинов үз премиясен Фәрит Садриевка тапшырды

Салават Фәтхетдинов үзенең Шамил Закиров хөрмәтенә гамәлгә куйган махсус призын Буа театры директоры урынбасары Фәрит Садриевка тапшырды.

«Быел Шамил Зиннуровичка 79 яшь булыр иде», – диде Салават Фәтхетдинов сәхнәгә чыгып.

Премиянең суммасы исән булса Шамил Закировка тулырга тиешле яшь санына тәңгәл килә.

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премияне «Тантана» театр премиясе кысаларында гамәлгә куйды.

Буа театры залында «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot