news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премияне Əлмәт театры эшчесенә тапшырды

Салават Фәтхетдинов Əлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен бу сезонның иң яхшы спектакле дип саный. Бу хакта ул «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасында үзенең Шамил Закиров исемендәге премиясен тапшырырга чыккач әйтте.

«Шамил Закиров безне урлашмаска, алдашмаска, әйткәнне эшләргә өйрәтте. Бүген аңа 78 яшь булыр иде», – диде Салават Фәтхетдинов.

Шамил Закиров исемендәге премияне ул Əлмәт театрында 30 ел электромонтер булып эшләгән Рөстәм Гыйлаловка тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot