Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Татарстан Республикасы Рәисен сайларга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.
«Без бирегә аерым бер көтеп алынган хисләр белән киләбез. Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Гаилә белән сайладык», – диде ул журналистларга.
Шулай ук ул Татарстанның үрнәк төбәк булуын да ассызыклап узды.
«Биредә без киләчәгебезне сайлыйбыз, киләчәк безнең кулда. Нәрсә сайласаң, нәрсә уйласаң, шул була хәзер. Безнең илдә, Татарстанда зарланырга бер сәбәп тә юк, бөтен милләтләргә, халыкларга үрнәк булып яшибез», – дип җиткерде фикерен.

Салават Фәтхетдинов сайлау участогына кергәндә, бинада аның җырлары яңгырый иде. Шулай ук сайлауга килүчеләрнең күбесе яраткан артистлары белән фотога төшәргә дә сорадылар. «Сезнең белән бергә бер бинада сайлау – безнең өчен горурлык», – диде алар.
-
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
-
Татарстан Рәисе вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла: республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»); Дәүләт Советы депутаты һәм эшмәкәр Руслан Йосыпов (ЛДПР); тәҗрибәле сәясәтче Хафиз Миргалимов (КПРФ); радиофизик һәм эшмәкәр Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе).
- Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз