news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакировны яратмаган кешене бәхетле дип әйтеп булмый

Илһам Шакиров турында начар сүз әйтү, минемчә, иң зур гөнаһларның берсе, ди ул.

Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакировны яратмаган кешене бәхетле дип әйтеп булмый
Солтан Исхаков

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов фикеренчә, сәнгать кешесе Илһам Шакировны яратырга тиеш. 

«Бер хатын бар, кем икәнен әйтмим. Ул әле дә исән. «Мин Илһам Шакировны күрә алмыйм», - дип әйтте. Үләм дип торам. Ул үзе сәнгать кешесе. Алай дип әйтүче ике-өч кеше бардыр, алар – бәхетсез. Илһам Шакировны яратмаган кешене бәхетле дип әйтеп булмый», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Артист сүзләренчә, андый кешеләргә карап фикер йөртергә ярамый. 

«Илһам Шакиров турында андый сүз әйтү, минемчә, иң зур гөнаһларның берсе. Сәнгать кешесе авызыннан андый сүз чыгарга тиеш түгел. Аны мактарга, күтәрергә, зурларга кирәк. Бөтен эшебез шул булырга тиеш. Илһам абый акыллы, зирәк иде. Аның белән сөйләшеп утыру мөмкинлегенә ия булган кешеләр – бәхетле», – диде ул. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100