news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Фирая Әкбәровага: Син дөньяны матурлар өчен туган кеше

Камал театрында халык артистының юбилей кичәсе үтте.

Салават Фәтхетдинов Фирая Әкбәровага: Син дөньяны матурлар өчен туган кеше
Зилә Мөбәрәкшина

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованың 70 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов юбилярны видеоэлемтә аша котлады. «Син һәрвакыт ачык күңелле. Син дөньяны матурлар өчен туган кеше. Киләсе юбилееңда иң беренчеләрдән килеп сине котлармын, амин. Исән-сау бул, мин кайткач, күрешербез», - диде ул.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Фирая Әкбәрованы «фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.

«Шундый артистлар була: аларны гомер буе белгән кебек буласың. Фирая апа шундый чибәр артистларның берсе. Без аны артист буларак та, җырчы буларак та беләбез. Сез залны тутырып тамаша куя торган могҗиза коллективта эшлисез. Исәнлек-саулык телим, алдагы көннәрегез тагын да матур булсын. Шушы сәхнәләрдә балкып, тамашачыдан аерылмыйча яшәргә язсын», - диде ул.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров Фирая Әкбәрованы якташлары исеменнән котлады. «Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы – табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Безнең өчен Сез театр сәхнәсе, кинематографта уйный торган бизәк булып торасыз. Исәнлек-саулык, бәхетләр, иҗади уңышлар телим», - диде ул.

«Синең белән кайда гына очрашсам да, һәрвакытта үземә рәхәтлек алам. Шушы сыйфатларың беркайчан да калдырмасын. Син уйный торган рольләр тезелешеп, чиратка басып сине көтеп торсыннар», - диде «Нур» театры исеменнән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова Фирая Әкбәрова белән дус булуны бәхет дип атады. «Иҗатың белән бөтен халыкка көч, дәрт өстисең», - диде ул.

«1988 елда Камал театры коллективының җәйге гастрольләре вакытында Казан артистлары белән бергәләп җыелышып, зур дуслык күпере төзедек. Хәзер ул күперне байтакларыбыз үтте. Синең чыгышларыңны күргәндә «үзебезнең Фирая» дип карыйбыз. Моның сере – кеше күңелендә ихлас, нинди генә дәрәҗәдә торуыңа карамастан, чын кеше булып калуың. Уфа тамашачылары сине көтеп ала, чөнки син тудырган җылылыкка тамашачы мохтаҗ», - диде Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров.

Кичәнең ахырында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия труппасы чыкты. «Фирая Әкбәрова тирәсендә гел шаяру, гел көлке. Аның белән эшләргә дә рәхәт. Юмор һәм ирония бөтен артистларга да хас түгел, ә Фираяда ул бар. Синең күзләрең хәйләкәр. Фирая – дус, брат кебек. Син яшәрә генә барасың. Озак еллар сәхнәдә эшләргә насыйп булсын», - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Аллаһ боерса, 75 яшемдә яңа театр бинасында спектакль генә уйнармын, ахры. Җыелып килгәнегез, чыгышларымны ихлас күңелдән карап утырганыгыз өчен рәхмәт. Без шундый матур, дус яшибез. Кайчак савыт-саба да шалтырап куя, ләкин ансыз булмый. Ә шулай да, без барыбыз да бик якыннар. Бу минем иң зур гаиләм. Тагын очрашырга язсын, театрны ташламагыз, чөнки ул үзенә бер сихри дөнья», - диде Фирая Әкбәрова.

Кичәдә Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм.тат», Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» кебек спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Кичәнең сценарий авторы – Илтөзәр Мөхәммәтвәлиев, режиссеры – Радик Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100