news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдинов Бөгелмә Сабан туеның төп җырчысы булачак

Бөгелмә Сабан туеның хедлайнеры татар эстрадасының топ-йолдызы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булачак. Сабантуй шушы шимбәдә, 8 июньдә узачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, бәйрәмдә халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Солтанова һәм Чаллыдан «Татарстан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Бөгелмә районында Сабантуйда тематик мәйданчыклар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм продукциясе күргәзмәсе, сәүдә рәтләре оештырыла.

Теләге булган һәркем үзен спорт ярышларында: милли көрәштә, баганага менүдә, гер күтәрүдә сынап карый алачак. Шулай ук ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә була.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы, традицион ат чабышлары, концерт программасы планлаштырыла.

Сабантуйда икенче тапкыр «Аударыш» ярышлары оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot