news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдиновның улы реаль пилотлар арасында виртуаль ярышта 4нче урын яулады

Ярышларда Sepang International Circuit виртуаль трассасында ярышкан 33 узышчы катнашты.

Салават Фәтхетдиновның улы реаль пилотлар арасында виртуаль ярышта 4нче урын яулады
Рөстәм Фәтхетдинов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанның 17 яшьлек автоузышчысы AG Team командасыннан Рөстәм Фәтхетдинов виртуаль ярышта 4нче урын яулады. Узышта 33 чын узычшы-пилот катнашты.

Ярыш Sepang International Circuit виртуаль трассасында TCR (Туринг) классында узды.

Фәтхетдиновтан тыш, ярышларда Казанның тагын ике пилоты катнашты. AG Team вәкиле Никита Дубинин — 8нче урында, ә «Чынгызхан» клубыннан Әнвәр Тутаев виртуаль дистанциядән төшеп калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100