news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдиновнең улы «Ел алгарышы» номинациясендә җиңүче булды

Казанда беренче тапкыр киберспортчыларны бүләкләделәр.

Салават Фәтхетдиновнең улы «Ел алгарышы» номинациясендә җиңүче булды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ел спортчысы-2019» тантанасында җырчы Салават Фәтхетдиновнең улы Рөстәм Фәтхетдиновне «Ел алгарышы» номинациясендә бүләкләделәр.

Ул  узган сезонда Д2-Яшүсмер классындагы ралли-кросс буенча Россия беренчелегенең барлык биш этабында да җиңүче булды.

Шулай ук Казанда беренче тапкыр киберспортчы Гадел Бәшировны бүләкләделәр. Ул компьютер спорты буенча «Россия кубогы 2019» Халыкара турнирның «Компьютер спорты — стратегия, Clash Royale» дисциплинасында икенче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100