news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдиновка “Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе тапшырылды

“Салават Кубогы” – Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы

(Чаллы, 20 февраль, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген һәм иртәгә Чаллыда “Салават Кубогына” традицион кышкы ярышлар узачак. Ярышлар Чаллыда 1998 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм анда һәрвакыт күп санда җанатарлар җыела. Биредә ярышларда катнашучылар – Россиянең иң көчле автоузышчыларының да хезмәте зур.
Бу юлы ярышларның төп призы өчен Казан, Чаллы, Бөгелмә, Урыссу, Түбән Кама, Нурлат, Төбән Новгород, Ижау һәм Октябрьский шәһәрләренең иң көчле автоузышчылары көрәшәчәк.
Искәртеп узабыз, “Салават Кубогы” – Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Ярышта катнашучылар приз фондының күпчелек өлешен һәм старт взносларын Чаллы Сабыйлар йортына тапшыра.
Бүген Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков Чаллы Сабыйлар йортына күпьеллык ярдәм күрсәткәне өчен Салават Фәтхетдиновка “Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен” билгесен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot