news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов үзенең Шамил Закиров исемендәге премиясен Рәсимә Сафиуллинага тапшырды

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде.

Салават Фәтхетдинов үзенең Шамил Закиров исемендәге премиясен Рәсимә Сафиуллинага тапшырды
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Тантана” театр премиясе кысаларында төп номинацияләрдән тыш Татарстан Мәдәният министрлыгының, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының, Казан шәһәре мэриясенең, “Сәхнә” журналының махсус призлары да тапшырылды.

Мәдәният министрлыгы Әтнә татар дәүләт театры артисты Зөһрә Мөхәммәтшинаны, Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Динара Акматованы махсус приз белән билгеләп үтте. Әлеге яшь артистлар театр белгече, “Тантана” театр преимиясе комиссиясе әгъзасы Нияз Игъламов әйткәнчә, “Җиңүгә бик якын торган” номинантлар. Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова фонд премиясен Бөгелмә рус дәүләт театры Руслан Фәйзрахмановка; “Сәхнә” журналы премиясен аның баш мөхәррире Зиннур Хөснияр К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гариповага тапшырды.

“Тантана” театр премиясе кысаларында тапшырыла торган тагын бер махсус приз бар. Аны Салават Фәтхетдинов гамәлгә куйган һәм ул Г.Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Әлеге премияне Салават Г.Камал театры хезмәткәрләренә тапшыра. Быел бу премия бишенче тапкыр бирелде. Салават Фәтхетдинов әлеге премияне театрга килгән һәркемне елмаеп каршы алучы билетерша Рәсимә Сафиуллинага тапшырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100