news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Үзебезнең тел, моң өчен көрәшергә тиешбез

«Өйдә татарча сөйләшсәк, татарча җырласак, татар теле, моңы яшәячәк», — диде Татарстанның халык артисты.

Салават Фәтхетдинов: Үзебезнең тел, моң өчен көрәшергә тиешбез
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Телебез, моңыбыз өчен көрәшергә, тырышырга тиешбез, дип саный Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Бүген Казанда Әлфия Авзалова үзәген ачу тантанасында «Татар-информ» хәбәрчесе Салават Фәтхетдиновка: «Кызганычка каршы, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек шәхесләребез китеп бара. Киләчәктә татар эстрадасын нәрсә көтә?» — дигән сорау бирде.

«Кеше китми тормый инде. Беребез дә мәңгелек түгел. Кемдер килә, кемдер китә. Киткәннең урынын кемдер алырга тиеш. Эш монда түгел… Иң мөһиме, алар алып барган мәдәни юнәлешне яшьләр алып бара алармы икән?» — диде Салават Фәтхетдинов.

Татарстанның халык артисты фикеренчә, эстрада татар теле белән бик нык бәйләнештә.

«Мин бер милләткә дә каршы түгел. Ләкин үзебезнең тел, моң өчен тырышырга, көрәшергә тиешбез. Бу — безнең бурыч. Иң беренче чиратта, тәртип өйдән башланырга тиеш. Өйдә татарча сөйләшсәк, татарча җырласак, татар теле, моңы яшәячәк. Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый», — диде ул.

Бүген Казанда «Туган Авылым» милли комплексында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың үзәге ачылды. Анда легендар җырчының сәхнә киемнәре, җырлары язылган пластинкалар, фоторәсемнәре, дәүләт бүләкләре урын алган. Бинага керү юлында Әлфия Авзалова скульптурасы урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100