news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Яңа программам – милләткә мөрәҗәгать

Җырчы Башкортстанда концерт туры оештыра.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Башкортстанда  татар эстрадасы йолдызы, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның "ХәзинәТур" ярдәме белән концерт туры башланып китте. Бу хакта “Башинформ” яза.

“Концертларымны Стәрлетамактан башладым. Моның үзенә күрә бер сәбәбе бар. Мин бу шәһәрдә укыдым, аны яратам һәм моны һәрвакыт истә тотам", - дип белдерде артист.

Җырчы туган республикасында 14 концерт куячак. "Салават" җыр театры программасы “Салаватотерапия” девизы астында уза. Салават Фәтхетдинов сүзләренә караганда, аның яңа программасы — милләткә мөрәҗәгать. Режиссерлар программада үзенчәлекле алым уйлап тапкан: герой 1986 елда йокыга китеп, 2017 елда уяна. Ул кайчан һәм кайда яхшырак икәнен  чагыштыра башлый. Җырчы үз концертын "башыннан ахырына кадәр карарга кирәк булган тулы бер спектакль" дип белдерә.

Салаватның җырлы ике спектакле кече ватаны булган Тәтешле районында узачак. Алар 18 һәм 19 апрельдә була. Салават Фәтхетдинов иҗатын сөючеләр аны Мишкино, Мәләүез, Туймазы, Нифтекамскта һәм Октябрьск шәһәрендә дә күрә алаячак.

Уфада Салаватның биш концерты узачак. Берсе кичә булды, тагын икесе - бүген һәм иртәгә, чираттагылары - 7 һәм 8 апрельдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100