news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов туган ягында тагын бәйрәм оештыра

Тәтешле районының Аксәет авылында менә бишенче ел рәттән “Саумысыз, авылдашлар” дигән киң колачлы бәйрәмгә бар якташларын җыячак яраткан җырчыбыз

(Уфа, 30 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов үзенең туган ягында быел да зур бәйрәм оештыра. Бу атна азагында – 3 июль көнне үтәчәк бу танатаналар.
Тәтешле районының Аксәет авылында менә бишенче ел рәттән “Саумысыз, авылдашлар” дигән киң колачлы бәйрәмгә бар якташларын җыячак яраткан җырчыбыз. Салават Фәтхетдинов үзе дә шушы Аксәет авылында туып үскән. 2006 елда бу авылга 500 ел тулган иде. Шул уңайдан яраткан җырчыбыз анда, Татарстаннан да кунаклар чакырып, онытылмаслык тантаналар оештырды. Юбилей чараларын үткәрү башлангычын да Салават Фәтхетдинов үзе тәкъдим итте һәм якташлары аны кушкуллап күтәреп алды. Туган авылында үткән шул чара вакытында Салават Фәтхетдинов үзенең бу бәйрәмне ел да оештырачагын әйткән иде.
Менә быел да, вәгъдәсендә торып, зур бәйрәм оештырачак данлы якташыбыз. Быел да шушы тантаналарга Татарстаннан күренекле җырчыбыз Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи һәм башка яшь башкаручылар хөрмәтле кунак булып килә бу бәйрәмгә. Әлбәттә инде, мәдәни программада Башкортстан ягыннан Аксәеттәге тантаналарда танылган татар һәм башкорт җырчылары Айдар Галимов, Вахит Хызыров, Рифкать Габделҗанов, Вилдан Яруллин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар һәм башкалар катнашып, үзләренең рухи күчтәнәчләрен өләшәчәк.
Бәйрәм барышында Аксәеттәге изге урында ачкан матур чишмә янында балалар сабантуе үткәрү, сугышта һәлак булганнарга ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм башка чаралар да оештыру күздә тотыла. Бәйрәм тантаналары кичен зур салют белән тәмамланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100