Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә барлыгы 19 татарстанлы лаек булды.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде.
«Без сезнең барыгыз белән дә горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм, туган республикабыз һәм Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәм, ныклы сәламәтлек, хезмәттә яңа казанышлар һәм иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Әлеге бүләкләр алдагы эшегез өчен җитди этәргеч булачагына ышанам».
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә барлыгы 19 татарстанлы лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз