Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Салават Фәтхетдинов төркеменең Төмән өлкәсе буенча гастрольләре төгәлләнде
^Салават Фәтхетдинов төркеменең Төмән өлкәсе буенча гастрольләре төгәлләнде
(Төмән, 13 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, халыкара спорт мастеры Салават Фәтхетдиновның иҗат төркеме 17нче сезон театральләштерелгән программасы белән Югра һәм Ямал шәһәрләрендә концертлар куеп, Тубыл шәһәренең «Синтез» мәдәният сараенда чыгыш ясаганнан соң, Себер буйлап үткән гастроль чыгышларын Төмән шәһәренең 1200 тамаша сыйдырган филармония залында төгәлләп куйды.
Төмән тамашачысы сагынып көткән иде яраткан җырчысын, залда буш урыннар калмады.
Бу концерт программасында башлыча Фирзәр Мортазин, шушы төркемнең музыка бизәлешен алып баруда катнашкан Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән җырлар яңгырады. Бу якларга беренче килгән яшь җырчы Ришат Шәйхетдиновны да бик җылы кабул итте тамашачы. Экранда иҗат мизгелләре күренеше фонында халкыбызның сөекле җырчылары Таһир Якубов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашеваларның репертуарларыннан булган җырларны Салават башкаруы үзе бер бүләк булды тамашачылар өчен. Салаватның тирән моңлы җырларны күбрәк башкаруы да күңелләргә хуш килде.
Концертны Ядкәр Хәбибуллин театральләштерелгән рухта кызыклы итеп алып барды.
Салават Фәтхетдинов көчле алкышлар дулкынында иганәчелек ярдәме күрсәткән «Төмәнагромаш» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, “Мирас” иҗтимагый хәйрия фонды рәисе Раиф Мөхәммәтҗановка һәм шушы фондның директоры, Тубыл белән Төмән гастрольләрен оештырган Фәрит Хәкимовка зур рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз