news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премиясенең яңа лауреатын игълан итте

Быел премиягә театрның мәгълүмати технологияләр бүлеге инженеры Әхмәт Хаҗиев лаек булды.

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премиясенең яңа лауреатын игълан итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да тапшырды.

Тамашачы «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасын онлайн трансляциядә карады.

  • Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемендәге премияне ел саен Камал театры хезмәткәрләренә тапшыра. Алар театрда кимендә 25 ел эшләгән булырга тиеш.


Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры артистларга үз котлауларын видео аша җиткерде һәм җиңүчене дә игълан итте.

Быел премиягә театрның мәгълүмати технологияләр бүлеге инженеры Әхмәт Хаҗиев лаек булды. Алдагы елларда бу премиягә Рәсимә Сафиуллина, Фуат Әбүбәкеров, Әнәс Шакирҗанов һәм башкалар ия булган иде. 

  • «Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100