news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов шәкертләре бүген “Хәзинә” галереясендә чыгыш ясады

Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее “Хәзинә кичләре” проектын беренче мәртәбә татар җырлары белән уздырды.

Салават Фәтхетдинов шәкертләре бүген “Хәзинә” галереясендә чыгыш ясады
Рамиль Гали

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Хәзинә” сәнгать галереясендә Салават Фәтхетдинов укучылары җырлады. Яшь артистлар күренекле рәссам Лотфулла Фәттаховның 100 еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында чыгыш ясады.

Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее “Хәзинә кичләре” проектын беренче мәртәбә татар җырлары белән уздырды.

Кичәнең беренче өлешендә сәнгать белгече Динә Хисамова Татарстанның рәсем сәнгате классигы Лотфулла Фәттаховның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узды.

Икенче өлештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Газинур Хәлимов, Регина Рәшитова, Лия Әхәтова, Фәнил Галиуллин һәм Илгиз Хәсәншиннар фортепиано һәм баянга кушылып халык һәм татар композиторлары җырларын башкарды.

  • Лотфулла Фәттахов – Тукай исемендәге дәүләт премиясенең беренче лауреатларының берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны.

“Хәзинә” галереясенең дүрт залын алып торган күргәзмәдә рәссамның Музейда һәм гаилә архивында сакланган эшләре тәкъдим ителә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100