news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак

Турнир россиякүләм статус алсын өчен, анда Татарстанның барлык районнары да катнашырга тиеш, дип саный җырчы.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак. Җырчы моның өчен турнирда барлык районнар да катнашырга тиеш, дип саный.

“Без ярышларны россиякүләм дәрәҗәдә уздырырга сөйләшкән идек. Бүген дә бу сорау кузгатылды. Миңа калса, безгә әле бераз көтәргә кирәк. Татарстанда 40тан артык район бар. Шуларның барысы да катнашып бетмичә, россиякүләм дәрәҗәгә чыгарга кирәкми. Бездә "йоклаган" районнар бар”, - диде Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

Исегезгә төшерәбез, кичә Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышы узды. Ярышта 19 районнан 230 көрәшче катнашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100