news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Мактаулы профессор исеменә лаек булды

Җырчыга барлык студентлар каршында профессор киеме бүләк ителде.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-инфом"). Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеменә лаек булды.

Әлеге минутларда Казан дәүләт мәдәният институтында уку йортының туган көненә һәм Беренче курс студенты көненә багышланган бәйрәм чарасы бара. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар.

Бәйрәм барышында Казан дәүләт мәдәният институтының "Татар театр эстрадасы" бүлегенең сәнгать җитәкчесе Салават Зәки улы Фәтхетдиновка Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеме бирелде. Аңа барлык студентлар каршында профессор киеме бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100