news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә “29нчы сезон” яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак

Концертлар 17-18 декабрь көннәрендә булачак.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә “Космос” концерт залында “29нчы сезон” яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мин яхшы җырлыйм дип әйтмим. Бәлки, мин яхшы артисттыр, әмма мин яхшы җырчы түгел. Мин бары халкым өчен җырлыйм. Кемнәр мине ярата, концертларыма билет ала, шулар өчен эшлим. Алар күргән нәрсә бик гади булсын, әмма ул халыкныкы, без шуннан чыккан, халык өчен эшлибез дә”, - дип фикерләре белән уртаклашты җырчы.

17 декабрьдә концертлар 14.00, 19.00 сәгатьтә, 18 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot