news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов командасы Филүс Каһиров командасына каршы футбол уйнаячак

12 гыйнварда «Ак Барс» Көрәш сараенда «Турнирмикрофон» турнирында татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары катнаша.

Салават Фәтхетдинов командасы Филүс Каһиров командасына каршы футбол уйнаячак
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда татар иҗат командалары арасында «Турнирмикрофон» мини-футбол турниры була. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда сигез команда катнашачак. Алар арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге «Салават» җыр театры командасы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров җитәкчелегендәге татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары була.

Шулай ук «Татар радиосы» һәм «Болгар радиосы» радиостанцияләре командалары, Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры командасы, татар музыкантлары, блогерлар һәм иганәчеләр җыелма командасы катнашачак.

Оештыручылар сүзләренчә, турнир төрле иҗади һөнәрләр вәкилләрен берләштерү һәм аларны халык арасында массакүләм спорт мисалында популярлаштыру өчен оештырыла.

Турнирда катнашучыларның иҗатын һәм футбол яратучыларны уникаль мәдәни-спорт вакыйгасы тамашачылары булырга чакыралар. Чарага керү ирекле булачак.

«Турнир кысаларында иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылачак, балалар өчен аниматорлар белән аерым интерактив мәйданчык оештырылачак», — ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100