news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов киләсе сайлауларга өчәү киләсен әйтте

Җырчының улы Рөстәмгә ике елдан 18 яшь тула.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов киләсе сайлауларга өчәү киләсен әйтте. Җырчының улы Рөстәмгә тагын ике елдан 18 яшь тулачак.

“Ел саен Ләйсән белән икәү килеп сайлыйбыз. Менә инде ике елдан улыбыз Рөстәм дә сайлауларга йөри башлаячак. 16 нчы яшькә чыкты, үсә. Өчәүләп киләчәкбез, Алла боерса. Фәтхетдиновлар гаиләсеннән берьюлы өч гражданин тавыш бирәчәк. Бүген кызларым да, кияүләрем дә иртүк сайлап кайтканнар”, - диде җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Салават Фәтхетдинов сайлауларга барып, үз позицияңне белдерү турындагы тәрбия кечкенәдән башланырга тиеш, ди.

"Барысы да гаиләдән тора. Сайлауга бару - бурыч ул. Балалар могы күреп, белеп үсәргә тиеш”, - диде Салават Фәтхетдинов.

Искәртеп үтик, Салават Фәтхетдинов 389 сайлау участогында хатыны Ләйсән ханым белән тавыш бирде. Ул шулай ук “Татар-информ”га, гастрольдә йөргәндә, Себердә тавыш биргән вакыты турында да сөйләде. Гаиләсендә тәртип сала алмаган кешенең илдән тәртип сорарга хакы юк дип тә мисаллар китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100