Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды
Мактаулы исем Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцевка да бирелде.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Җырчы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцевка «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының кырыгынчы сессиясендә шул хакта хәбәр итте.
«Бүген безнең кадерле һәм яраткан артистның уникаль тавышын республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр», - диде Метшин.
Үзенең хезмәт юлында Фәтхетдинов берничә музыкаль коллектив оештырган һәм үзе дә актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул шулай ук автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, хәйрияче һәм меценат та.
РФ генераль прокуроры урынбасары, беренче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Россиянең атказанган юристы, Россия Федерациясенең мактаулы прокуратура хезмәткәре Сергей Зайцев мактаулы исемгә икенче кандидатура булды. Ул 1960 елда Казанда туган.
Сергей Зайцев Татарстанда һәм Казанда прокуратура органнары күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларда даими катнашып килә.
Әлеге мактаулы исемне Россия, Татарстан башкаласының чәчәк атуы хакына күп еллар дәвамында хезмәт куючы, Казан шәһәрен данга күмүче, шәһәрдә, республикада, шулай ук аннан читтә яшәүчеләрнең абруен һәм ихтирамын казанган кешеләргә тапшыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз