news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов быелгы концертларында милләт проблемаларын күтәреп чыгачак

«Татар-информ»да Салават Фәтхетдиновның традицион концертларына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Салават Фәтхетдинов быелгы концертларында милләт проблемаларын күтәреп чыгачак
Рамиль Гали

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов быелгы юбилей сезоны концертларында татар дөньясы өчен иң әһәмиятле проблемаларны күтәрәчәген вәгъдә итте. “Әмма татарга ул проблемалар турында юмор белән әйтсәң генә барып җитә, бервакытта да “Син шулай ит!” дип әйтергә ярамый – киресен эшләячәк”, - диде ул үзенең традицион концертларына багышланган матбугат конференциясендә. Матбугат чарасы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үтте.

Матбугат чарасында Салават Фәтхетдинов журналистларның татар дөньясы өчен актуаль булган сорауларына да җавап бирде.

  • Быел Салават Фәтхетдиновның 30нчы юбилей сезоны концертлары 1 августтан башланып 19 августка кадәр барачак һәм 20 августта “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты белән төгәлләнәчәк.

Салават Фәтхетдиновның утызынчы концерт сезоны “Күңел көзгесе” дип аталачак һәм аның утыз еллык репертуарындагы иң яхшы җырлардан торачак. Шулай да Салават Фәтхетдинов яңа җырлар да вәгъдә итә.

“Бу иң җиңел тамаша дип уйлыйм. Утыз концерттан берәр җыр алсаң да, утыз җыр булачак. Минем репертуарда 600дән артык җыр бар икән. Без инде шундый юнәлеш алганбыз – сезонны августта башлыйбыз, гастрольләргә йөреп майда тәмамлыйбыз”, - ди Салават Фәтхетдинов. Ул концерт сценариеның җыентыклардан җыелган скетчлардан, миниатюрадардан тормавын, тематикасы булуын ассызыклады. Концертта тел, татар мәктәпләре, хәтта актив фикер алышынган пенсия темасы да яктыртылачак. Әмма концерт программасы турында артыгын сөйләмәскә тырышты, сер калдырды.

“Ничек кенә эшләсәк тә, барыбер, бөтен кеше канәгать булмаячак. Бөтен кешегә ошап бетеп булмаячак. Шулай да бу тамашада Илгиз Закиров, Роберт Миңнуллин, Фирзәр Мортазин, Алмаз Хәмзин яңгырарга тиеш. Хәтта бер җыр язып та тарихка кергән кешеләр бар. Зөләйха Минһаҗеваның “Адашкан мәхәббәт”е безнең репертуарда урын тапты”, - ди.

“Концерт программасы “Татар моңы” белән тәмамланачак. Бу конкурс итагатьлелек конкурсы. Бу утлар кабызып, күзгә төтен җибәреп сикерә торган фестиваль түгел. Монда моңа кадәр “Татар моңы”нда җиңгән төрле регионнардан килгән лауреатлар катнашачак”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100