Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Салават Фәтхетдинов Башкортстанда беренче мәртәбә матбугат конференциясе оештыра
Фәтхетдинов шулай ук иртәгә беренче тапкыр Башкортостан телевидениесенә барачагын әйтте.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). 3 март көнне Башкортстанның “Башинформ” дәүләт мәгълүмат агентлыгында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның матбугат конференциясе үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Салават Фәтхетдинов үзе хәбәр итте.
Матбугат конференциясе Фәтхетдиновның Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буйлап концерт туры уңаеннан оештырыла.
"Элек Башкорстанда матбугат конференциясе оештырганым юк иде. Соңгы 3 елда Казанда да эшләгәнем юк. Гаммәви мәгълүмат чараларыннан бераз ярдәм сорарга кирәк, әзрәк язсыннар өчен", - диде җырчы "Татар-информ"га.
Фәтхетдинов шулай ук иртәгә беренче тапкыр Башкорт телевидениесенә барачагын әйтте. "Телевидениегә бер тапкыр да кергәнем юк иде, мине моңа кадәр бары популярлыгым яшәтте", - диде җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз