news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Бөтен дөнья буйлап татар эзләп йөрибез, без – фанатлар

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе үтте.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Без май аеннан башлап августка кадәр бөтен дөнья буйлап татар эзләп йөрибез. Без фанатлар төркеме”, - диде «Татар моңы» халыкара конкурсының жюри рәисе Салават Фәтхетдинов конкурсны оештыручылар турында. - Вакыт булмаса да, матди ягы булмаса да эшлибез. Монда – милләтен яраткан кешеләр”.

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, конкурсның жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, проектның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова, жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, конкурсның башкарма директоры Илсөяр Шиһапова һәм гала-концертта чыгыш ясау өчен Кытайдан чакырылган Юй Хао катнашты.

28, 29, 30 ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында конкурсның 2нче туры күрсәтелә. Биредә конкурсның икенче турына узган 70 кешедән утызы сайлап алыначак. 3нче тур “Татарстан-Яңа гасыр” каналында 2нче декабрь көнне булачак. Лауреатлар һәм 2нче турда катнашкан дипломантлар Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Гала-концерт 6 декабрьда, 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.

“Башка фестивальләр арасында “Татар моңы” фестиваленең үз урыны бар. Конкурс сигезенче тапкыр оештырыла. Аның төп максаты - мәдәни мирасыбызны саклап калу, татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру, диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. - Конкурс аша табылган яшьләребезне югалтмыйбыз. Алар мәдәният министрлыгы оештырган мәдәни чараларда актив катнаша, татар милли сәнгатен дөнья буйлап тарата”, - дип конкурсантларның алга таба сәнгать юнәлешендәге эшчәнлегенә дә ачыклык кертте ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100