Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Салават Фәтхетдинов бүген журналистларга Казанда булачак концертының серләрен ачты һәм алдагы планнары турында сөйләде
^Салават Фәтхетдинов бүген журналистларга Казанда булачак концертының серләрен ачты һәм алдагы планнары турында сөйләде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Салават Фәтхетдинов быел 7-17нче августта Г.Камал исемендәге театр бинасында булачак 17нче концерт сезонында бүре сыйфатында кайтачак. Бу хакта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты бүген Иделдә теплоходта оештырган матбугат очрашуында әйтте.
Җырчы узган елда концертларын Г.Камал театрында куймаган иде. Хәзер ул, традицияне дәвам итеп, янә шушы залда тамашачыларны җыячак. Концерт программасында бер яңалык булып, Рөстәм Зариповның «Бүре» дигән җыры яңгыраячак. Бүгенге көндә шул образ өчен видеокадрлар эзләнә һәм костюмнар тегелә. Г.Камал театры костюмеры Людмила Волкова шул бер җыр өчен генә махсус киемнәр әзерли икән. Салават әйтүенчә, бүре холкы татарларда да бар, башта безнең гербны да «Ак бүре» итеп ясарга теләгән булганнар. Концерт программасында Кабан күле хәзинәсе дә «табылырга» тиеш. Аның нидән гыйбарәт булуын тамашачы үзе күрер. Быел концертта татарның мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Таһир Якупов репертуарларыннан да җырлар күп башкарылачак.
Салават бу юлы 10 концерт куярга планлаштырган иде, бүген ул театр директоры Шамил Закиров тәкъдиме һәм тамашачылар соравы буенча тагын ике концертка риза булды. Салават үзен иң күп гастрольләрдә йөрүче артист дип саный. Аның фикеренчә, иң яхшы тамашачы кечкенә шәһәрләрдә икән. Быел ул татарлар яши торган Кузнецки, Магнитогорски, Златоуст, Чайковски, Балаково һәм хәтта Уренгой белән Надым шәһәрләрендә дә концертлар куйган. Казанның 1000 еллыгына җырчы Фирзәр Мортазинның «Казанда торсам иде» дигән җырын әзерләгән.
Салават шулай ук үзенең спорт казанышлары һәм алдагы тормыш планнары турында да сөйләп узды. Июльнең 20ләрендә Мәскәүдәге Ауропа автоярышларының 8нче этабында катнашканнан соң, халыкара класслы спорт остасы Казанда узачак шул ярышларның 9нчы этабында көч сынашырга кайтачак. Шуннан соң ул әле берничә бәйрәм концертында да катнашырга тиеш.
Салават Фәтхетдинов үзенең иң зур казанышы дип ул Казанның Волочаевская урамында төзелә торган 2000 квадрат метрлы офисын һәм элекке «Победа» кинотеатры бинасында булачак «Салават үзәге» дигән киноконцерт залын саный. Офисны җырчы үзенең улы Рөстәмгә багышлап төзи. Бу зур, үз эченә студия, йорт, кунакханә, басссейн, бильярд залы һ.б.ларны алган бинаның сентябрь урталарында булачак ачылышына артист журналистларны да алдан чакырып куйды. «Победа» кинотеатры бинасындагы үзәктә Салаватның һәр концертында тамашачыга күрсәтелә торган атаклы музее да эшләячәк. Анда ул үзе җыйган һәм аңа бүләк ителгән сувенирларны, сәгатьләр һәм пычаклар коллекцияләрен куярга исәпли.
Салават Фәтхетдинов инде 4нче ел Казан дәүләт сәнгать университетының театр эстрадасы актерларын әзерләүче профессоры да булып эшли. Быел аның кул астында әлеге һөнәрне үзләштерергә Ижевски, Екатеринбург, Түбән Кама шәһәрләреннән, шулай ук Марий Эл Республикасыннан һәм Биектау районыннан шәкертләр килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз