news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават башкорт драма театрына яңа баш режиссер билгеләнде

Яшь актриса Лиана Нигъмәтуллина берничә ел дәвамында күп кенә театраль проектларда режиссер буларак катнашкан.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Салават башкорт драма театрын коллективына яңа баш режиссер тәкъдим ителде. Бу вазифага Салават театрындагы куелышлары белән билгеле режиссер, яшь актриса Лиана Нигъмәтуллина билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Лиана Нигъмәтуллина берничә ел дәвамында күп кенә театраль проектларда режиссер буларак катнаша. Тамашачыларга аның С.Маршакның «Кошкин дом», А Пушкинның «Сказка о царе Салтане», З Сөләймановның «Три поросенка», Ш Перроның «Золушка», «Дорожная сказка» һәм «Ай! Горит!» (үз инсценировкалары буенча), «Песнь иволги» (Салават шәһәре балалар музыка мәктәбе укучылары катнашында мюзикл) кебек балалар спектакльләре яхшы таныш.

2 октябрьдә Лиана Нигъмәтуллина тамашачыларга Н.Мусин повесте буенча «Тормыш мизгелләре» спектакле премьерасын тәкъдим итте.

Лиана Нигъмәтуллина Ишимбай шәһәрендә туган. 2011 елда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә «Театр режиссурасы» белгечлеген алганнан соң, Салават театры труппасында эшли башлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100