Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салават Әхмәтҗанов: Магнитогорскига нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур булган
Галим фикеренчә, 1930нчы елларда Магнитогорскига сөрелгән 60 мең халыкның өчтән бере татарлар булган.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Магнитогорски филиалы фәнни җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов Магнитогорски шәһәренә нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур булганын әйтте.
«Озак еллар Магнитогорскины комсомоллар төзегән дигән гыйбарә яшәде. Янәсе, алар монда үз теләкләре белән килгәннәр дә, палаткаларда яшәп, учаклар ягып, күңел ачып кына шәһәр төзегәннәр. Чынлыкта, Магнитогорскины сөргенгә озатылган халык төзегән. Монда яшәүче татарларның күбесе – 1930нчы елларда сөрелгән Татарстан кешеләренең балалары, оныклары», – диде Салават Әхмәтҗанов IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында.
Салават Әхмәтҗанов исәбенчә, 1930нчы еллар башында Магнитогорски шәһәрен һәм металлургия заводын төзергә гаиләләре белән 60 меңләп кеше озатылган. Шуларның 40 меңе – Татарстаннан, ә татарлар саны кимендә 20 мең булган.
«Магнитогорскига күпме кеше сөрелүе турында ачык мәгълүмат юк. Архив материаллары киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. Репрессия корбаннарының туганнары гына үзенә кагылганын белә ала. Озак еллар дәвамында мин бик күп чыганак белән эшләдем, төрле чагыштырулар ясадым. 60 меңлек санны исбатлый алам. Шуларның өчтән бере – татарлар. Магнитогорскига нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур», – диде галим «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Салават Әхмәтҗановның бабасы 2 аты һәм 2 сыеры булган өчен 1931 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан 10 балалы гаиләсе белән Магнитогорскига сөрелгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз