news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салават августта татар артистлары арасында медиа активлык буенча беренче урынны алган

Салават августта татар артистлары арасында медиа активлык буенча беренче урынны алган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов август йомгаклары буенча Телеграммда татар эстрадасы йолдызларының медиа активлыгы рейтингында беренче урынны алган. Бу хакта «Еду в Татарстан» каналы хәбәр итә.

Украина пилотсыз очкычларының Түбән Камага һөҗүме аркасында артистның традицион концерты кичектерелү турындагы пост халыкның иң зур игътибарын җәлеп иткән. Язма 518 347 тапкыр каралган.

Икенче урында Гүзәл Уразова, өченче урында Ришат Төхвәтуллин. Дүртенчедән унынчыга кадәр позицияләрдә Радик Юльякшин (Элвин Грей), Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина, Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов, Ринат Рәхмәтуллин һәм Илмира Нәгыймова урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot