news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе: Әйдәман өчен төп шарт – татар телен камил белү

«Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе: Әйдәман өчен төп шарт – татар телен камил белү
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Сәләт» өчен ел дәвамында 150 башҗитәк, якынча 500 әйдәман һәм 300 укытучы әзерлек чаралары үтә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Хәнафин хәбәр итте.

«Без ел әйләнәсе «Сәләт» сменалары өчен әйдәманнарны әзерлибез. Яңа сезонга әйдәманнарны әзерләү эшчәнлеге ноябрьдә үк, гаризалар кабул ителә башлагач та җанланып китә. «Сәләт» йортында алар өчен махсус укулар үткәрелә. Гадәттә, укулар әйдәман булучылар шушы «Сәләт» мохитен тойсыннар өчен, лагерь турында күбрәк белсеннәр өчен үткәрелә. «Сәләтле җәй» аланнарында эшләгән әйдәман өчен төп шарт – татар телен камил белү. Укулардан соң 7 көнлек күчмә сессия уза. Ул «Әйдәманнар мәктәбе» була. Анда күпчелек балалар белән эшләү нечкәлекләре, төрле педагогик ситуацияләрне хәл итү кебек проблемалар күтәрелә», – диде ул.

Аяз Хәнафин ассызыклавынча, укулар тәмамлангач һәр әйдәман «Сәләт»нең профильле сменаларында эшләргә хокук биргән махсус таныклыка ия була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100