news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләтле җәй – 2024» җәйге кампаниясе старт алды

2024 елның җәендә «Сәләт» оешмасы 24 алан һәм 6 форум оештырачак.

«Сәләтле җәй – 2024» җәйге кампаниясе старт алды
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Бүгеннән «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясе старт ала һәм сәлкешләрне март башында җәйге аланнарга җыя башларга әзерләнә. Быел «Сәләт» 500дән артык әйдаманны, 150дән артык башҗитәкне, төрле аланнарда һәм форумнарда бөтенесе 8 меңнән артык баланы кабул итәчәк. Шул исәптән онлайн форматта 7 меңгә якын бала кушылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй – 2024» җәйге кампаниясенә старт бирелү уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Җәйге ял итү кампаниясенә әзерлек узган елның кышында ук башланган. Киләсе җәйне балалар белән «Сәләт»тә уздырырга теләүче студентлар өчен әйдаманнар мәктәбе инде уңышлы гына уздырып җибәрелгән. Җәйге аланнарга сәлкешләрне җыю март башына билгеләнгән. «Сәләтле җәй»нең быелгы сезонына планнар белән Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова бүлеште.

«Быел барлыгы 24 профильле алан эшләячәк. Аланнар Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә эшләячәк дип планлаштырыла. Татарстанга килгәндә, Лаешта, Кама Тамагында, Азнакайда, Байлар Сабасында, Алексеевскида аланнар булачак. Күршеләребез Башкортстан һәм Чувашия Республикасында да барлык уңайлыклар булган базаларда аланнар оешачак. Һәм, әлбәттә, Изге Болгар җирендә традицион рәвештә 6 форум уздыру планлаштырыла. Беренчесе «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә узар, дип көтелә. «Сәләтле җәй»нең быелгы сезоны кысаларында, гадәттәгечә, милләтебез тарихына, туган телебезгә бәйле чаралар гамәлгә ашырылыр, дип ниятлибез. Традицион «Болгар – Туган тел» һәм «Иске Казан җыены» фестивале быел да планга кертелгән», – диде ул.

Быелгы сезонда сәлкешләр Россиядән генә түгел, чит төбәкләрдән дә җыелыр, дип көтелә. «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, чит илләрдән катнашырга атлыгып торучы балалар бар. «Узган елларда Төркиядән, Үзбәкстаннан катнашучы балалар булды. Быел да гаризалар кабул итүгә старт биргәнне көтеп торучы балалар үзебездә генә түгел, читтә дә бар. Географиябез елдан-ел киңәя», – диде ул.

Быелгы сезонга планлаштырылган уку-укыту программасына да яңалыклар кертеләчәк. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин сөйләде.

«Сәләтле җәй» һәрвакыт балалар һәм яшьләр арасында интеллектуаль һәм рухи мохитне тудыру өстендә эшләде. Безнең уку-укыту системасы елдан-ел камилләшә, яңалыклар кичерә. Быел да яңалыклар бар. Әйтеп үткәнебезчә, быел ноябрь аенда әйдаманнар мәктәбен уздырып җибәрдек. Казанга килеп укырга мөмкинлеге булмаганнар өчен виртуаль дәресләр белән онлайн-платформа булдырдык. Моннан тыш, без методистлар мәктәбен дә гамәлгә куйдык. Быелгы иң зур яңалык – уку-укыту системасына әйдаманнар, методистлар, директорлар, башҗитәкләр белән беррәттән хәзер медиа-белгечләр дә кертелде. Гыйнвар азагы – февраль башында махсус медиамәктәп уздырылды. Безнең уку-укыту программасы бай, юнәлешләр күптөрле. Биредә интеллектуаль, иҗади, IT-юнәлешләр дә бар. Һәрбер бала үзе өчен кызык булган юнәлешне сайлап, үзләштерә ала», – диде Аяз Ханафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100