news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт»кә кабаттан килгән баланың татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерүне кертергә телиләр

Татар телен начар белгән яки белмәгән бала икенче тапкыр «Сәләт» лагеренә эләгү өчен телне белү дәрәҗәсе артуны күрсәтергә тиеш була.

«Сәләт»кә кабаттан килгән баланың татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерүне кертергә телиләр
Салават Камалетдинов

Татар телен белмәгән яки начар белгән бала «Сәләт» форумына кабаттан килгән очракта, аның татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү системасын кертергә уйлыйлар. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте. 

«Сәләт»кә икенче, өченче, дүртенче тапкырлар килүче кешеләрнең татар телен белү дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Ул күрсәткечне тикшерүнең системасын булдыру безнең бурыч булып тора. Мәсәлән, кемдер килде, аңа ошаган, ди. Икенче тапкыр килергә тели икән, ел дәвамында татар телен өйрәнү дәрәҗәсе үсүен күрсәт», – дип сөйләде министр. 

Аның фикеренчә, тел белемен тикшерү үзара сөйләшү форматында булырга мөмкин

«Аны уйлап бетерергә кирәк. Ул тест формасында гына булырга тиеш түгел. Чыннан да объектив булсын иде. Ул күрсәткечне кертүдән балалар саны кимемәс дип уйлыйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100